Казан Питрәч муниципаль районы исәбенә чикләрен киңәйтте

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Питрәч муниципаль районының Кощак авыл җирлеге Казан составына керде. Мондый карар бүген Казан шәһәр Думасының 25нче сессиясе барышында хупланды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласының чикләрен киңәйтү инициативасы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты чыккан иде. Муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү турында гаммави тыңлаулар 28 мартта булды. Аларда Казан шәһәре, Кощак һәм тулаем Питрәч муниципаль районы халкы катнашты. Алар барысы да әлеге башлангычны хуплады, дип яза “Татар-информ” МА.
Бу проектны гамәлгә ашыру финанс чыгымнары таләп итмәве билгеләп үтелә.
Белешмә өчен
Кощак авыл җирлеге составына Званка, Иске Кощак, Царево һәм Кощак авыллары керә. 2017 ел мәгълүматлары буенча анда 2,9 мең кеше яши. Шулай ук җирлек территориясендә “Царево Village” торак комплексы урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International