Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” һәм “Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналистлар конкурсы” еллык республика конкурслары лауретларын бүләкләү булды.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Тимур Әхмәтвәлиев, министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципаль җәмәгатьчелеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Муниципаль идарә өлкәсендә республика конкурслары, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән, 2006 елдан бирле үткәрелә. Төп максаты республиканың җирле үзидарә органнары эш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән бу конкурсларны оештыручыларның берсе булып, алтынче ел Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы тора.
Бу чорда өч конкурс йомгаклары буенча 530 лауреат, шул исәптән 221 муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм аларның урынбасарлары, 136 муниципаль хезмәткәр, 95 журналист һәм редакция, шулай ук җирлекләр, ТИҮ һәм активистлар бүләкләнде.
“Бер яктан, әлеге конкурслар иң яхшы эшчәннәрне билгеләп үтәргә, уңышлары өчен бүләкләргә мөмкинлек бирсә, икенче яктан, эшебезгә йомгак ясауның, яңа планнар эшләүнең чираттагы этабы булып тора. Җирле үзидарә хезмәткәре статусы безгә бер урында таптанырга ирек бирми, ә эш рәвешләрен үзгәртә баруны, халык белән һәрдаим җентекләп, уйлап эшләүне, республикабыз хакына тырышлык куюны таләп итә,” – дип басым ясап әйтте үз чыгышында Әгъзам Гобәйдуллин.
Быел конкурсларда 42 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы вәкилләре катнашты. Алар 15 номинация буенча 115 гариза бирделәр.
Муниципаль хезмәткәрләр арасында иң яхшыларын ачыклаганда эксперт төркеме әгъзалары, аерым алганда, дәгъвачыларның җирле үзидарә органнарында эш стажына, уңай эш тәҗрибәсе булуга, тапшырылган материалларның тулылыгына һәм дөрес рәсмиләштерелүенә җитди игътибар бирделәр. Массакүләм мәгълүмат чаралары эшен бәяләгәндә төп критерийлар булып җирле үзидарә органнары эшчәнлеген дөрес һәм тулы яктырту, бирелгән темага материалларның даими чыгуы, мәгълүматның актуальлеге, дәлилләнүе, тирәнтен ачылуы һәм башка шундый сыйфатлар хезмәт итте.
Чарадан фоторепортаж.