Буа якташлыгы әгъзалары кече ватаннарында булды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 18 апрель көнне, Буа якташлыгы әгъзалары Буа шәһәренә кайттылар. Алар монда халык шагыйре Ренат Харис шигырьләрен III республика укуларында катнашты. Чарада шулай ук Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җаббаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова да булдылар.
Казандагы якташлары буалыларга зур бүләкләр алып кайткан, дип яза муниципаль берәмлекнең рәсми сайты. Мәсәлән, “Идел-Пресс”ның элеккеге генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов район үзәкләштерелгән китапханәсе директоры И.З.Фәткуллинага 3000 нөсхә китап тапшырды. Инде традициягә әйләнгән мондый бүләкләр мәктәп һәм авыл китапханәләре фондын тулыландырачак. И. Әхмәтҗанов яшьләрне күп укырга һәм китапның кадерен белергә чакырды.
“Татплодовощпром” концерны генераль директоры Раил Зыятдинов “Яшел бакча” экология акциясе кысаларында хәйрия ярдәме итеп, мәктәпләр яны, шәһәр һәм район территорияләрен бизәүгә 500 төп җиләк-җимеш үсентеләре тапшырды.


Районга сәфәрләренең соңыңда кунаклар картлар һәм инвалидлар интернат йортында булдылар, монда да бүләкләр һәм күчтәнәчләр бирделәр. Буа якташлыгы рәисе Ирек Закиров ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якташлары исеменнән йорт һәм кухня җиһазлары тапшырды. Алар бу учреждениедә торучыларның көнкүреше сыйфатын яхшыртуга хезмәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International