Татарстанда Сабантуйларны бәйрәм итү вакыты билгеләнде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Указы белән республикабыз муниципаль берәмлекләрендә Сабантуй-2018 бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләде.
16-17 июньдә халык күңел ачулары авылларда һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) узачак. Казан һәм Чаллы Сабантуйны 23 июньдә кабул итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, җирле үзидарә органнары белән берлектә, бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыруны тәэмин итәргә тиеш, диелә документта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International