Бүген Казанда елның төп инвестиция вакыйгасы - Россия венчур форумы уза. Анда дөньяның 24 иленнән 542 проект катнаша, аларның күп өлеше мәгълүмати технологияләр, инновация материаллары һәм медицина өлкәләренә туры килә.
Бу чараны ачуда һәм аның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Үзенең чыгышында ул форумда катнашучы компанияләрнең күп кенә проектлары гамәли характерда булуын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, алардан файдалануның бик күп мөмкинлекләре бар.
Чараның пленар өлешендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Форум турында җентекләбрәк монда белергә була.