Җирле үзидарә көне белән!

2018 елның 20 апреле, җомга

Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Ихлас күңелдән сезне якынлашып килүче 21 апрель – Җирле үзидарә көне белән котлыйм! 
Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Дәүләтнең киләчәге җирле үзидарә үсешеннән башка мөмкин түгел. Безнең һәр уңышыбыз артында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең зур хезмәте тора.
Бу бәйрәм – муниципалитет хезмәткәрләренә рәхмәт әйтү форсаты! Фидакарь хезмәтегез, җаваплылык, намус хисе һәм шәһәрләребез, авылларыбызны яхшы якка үзгәртү теләге өчен рәхмәт сезгә! Һөнәри эшчәнлегегездә югары уңышларга ирешегез, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек насыйп булсын!

                     Хөрмәт белән, 
                     Рәис                                                                                                                          Ә.С. Гобәйдуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International