2013 елдан башлап һәр елның 21 апрелендә Россиядә Җирле үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу яңа бәйрәмне гамәлгә кую турында Указга Россия Президенты Владимир Путин 2012 елның 10 июнендә кул куйды.
Бүген Минзәләдә әлеге датага багышланган тантаналы чара булды. Җыелыш барышында Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм аеруча тырышлык күрсәткән муниципаль хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, аларның берничәсе “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хатына һәм Ассоциациянең Мактау грамотасына лаек булды.