Зәйдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелде

2018 елның 20 апреле, җомга

Бүген Зәйдә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара булды. Хезмәттәшләрен уртак һөнәри бәйрәм белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разыйф Кәримов котлады. Үз чыгышында ул дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә районның социаль һәм икътисади үсеше, анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнүен билгеләп үтте, хезмәткәрләргә намуслы, нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәтен белдерде, эшләрендә һәм шәхси тормышларында уңышлар теләде, дип хәбәр итә муниципаль берәмлек матбугат хезмәте.
Чара ахырында район муниципаль җәмәгатьчелегенең иң яхшы вәкилләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Аерым алганда, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә керткән өлешләре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен муниципаль район Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы бүлеге башлыгы Ольга Григорьева, муниципаль район Башкарма комитетының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы бүлеге башлыгы Ольга Городнова, муниципаль район Башкарма комитетының оештыру бүлеге башлыгы Татьяна Лоптова,  шулай ук муниципаль район Советы гомуми бүлеге баш белгече Альбина Таймасова “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең Мактау грамоталарына лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International