Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә Авыл җирлекләренә грантлар бирүгә республика конкурсын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Чараны республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы, оештыру комитеты рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үздырды.
Чараны ачып, ул Татарстан авыл җирлекләренә грантлар белән ярдәм итү 2013 елдан бирле тормышка ашырылуын билгеләп үтте.
“Бу чорда конкурста 43 муниципаль районнан 1298 авыл җирлеге катнашты. 520 авыл җирлеге җиңеп чыкты һәм аларның һәркайсы берәр миллион сум акча алды. Конкурста катнашучы җирлекләр саны күбрәк булсын өчен җиңүчеләр анда киләсе өч ел дәвамында катнаша алмый,” – диде Әгъзам Гобәйдуллин.
2018 елда 104 грантка 208 авыл җирлеге дәгъва кылды. Аларның гаризалары элеккечә үк 7 критерий буенча бәяләнде. Шулардан: авыл җирлеге халкының еллык уртача саны, муниципалитетның бер кешегә исәпләгәндә салымлы һәм салымсыз керемнәре, 100 кешегә санаганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны, мөгезле эре терлекнең баш саны, бер кешегә исәпләгәндә индивидуаль торак төзелеше күләме, авыл җирлекләрендәге юлларның гомуми озынлыгында каты катлам түшәлгән юллар өлеше, урыннарда криминоген хәл Һ.б.ш.
Шул ук вакытта һәр муниципаль районга грантлар саны тиешле район составына керүче авыл җирлекләрендә яшәүчеләр санына турыдан-туры бәйле иде. Авыл җирлекләрендә 22 меңгә кадәр кеше яшәгән муниципаль берәмлекләр ике грантка исәп тота алды. Әлеге күрсәткеч югарырак булган муниципалитетларга өч грант каралган.