Җирле үзидарә бүген җәмгыять белән идарә итү системасының иң мөһим звеносы, гаммави хакимиятнең халыкка иң якын баскычы булып тора, ул гражданнар белән турыдан-туры элемтәдә аларның тормыш эшчәнлегендәге проблемаларын хәл итә.
Бүген Казанда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер белдерде.
“Корстон” кунакханә-сәүдә күңел ачү комплексында булган бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль районнар башлыклары, җирле үзидарә органнарының атказанган ветераннары катнашты.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга 15 меңләп кеше җәләп ителгән. Ул барлык муниципаль хезмәткәрләргә нәтиҗәле эшләре, урыннарда кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук муниципаль хакимият ветераннарына шәһәр һәм районнар икътисады һәм инфрастуктурасы нигезен булдырганнары, җирле хакимият органнарын үстерүгә керткән өлешләре өчен хөрмәтен белдерде.
“Халык ышанычын саклау һәм ныгыту, шәһәр һәм районнар территорияләрен үстерү мәсьәләләрен хәл итү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрү - бездән киләчәктә дә максатка юнәлешле эш таләп итә. Республика программалары нәкъ менә шуңа юнәлтелә. Алар буенча торак фонд, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, юл хуҗалыгы, су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту объектлары төзелә һәм капиталь төзекләндерелә, җәмәгатъ киңлекләре уңайлап төзәтелә, ишегаллары тәртипкә китерелә,”– дип ассызыклады Татарстан Президенты.