“Эшкә велосипедта” еллык акциясе

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Россиядә 2018 елның 18 маенда һәм 21 сентябрендә ел саен  була торган “Эшкә велосипедта”  акциясе узачак. Ул хезмәткә һәм көндәлек эшләргә велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңай булуын, моның өчен махсус кием һәм әзерлек соралмавын күрсәтер өчен кирәк.
Акцияләр уздыру гражданнарның үз-үзен тотышын үзгәртергә,шәхси автотранспорт урынына актив хәрәкәт итү төрләрен сайларга ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвешен прогандалау эшен активлаштырырга, дәүләт, коммерция һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар игътибарыншәһәр экологиясен саклап калу проблемаларына һәм транспорт белән тәэмин ителешне яхшыртуга этәргеч бирә. Бу аерым бер маршрутлы  һәм вакыттагы велопарад түгел, анда катнашучылар үз эшләре белән йөри.

2017 елда акция Россия Федерациясенең 35 субъектында узды. Анда Дәүләт Думасы депутаталары,министрлыклар хезмәткәрләре, байтак төбәкләр һәм шәһәрләр җитәкчеләре шәхси үрнәк күрсәтә. Акциядә 200дән артык компания катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International