Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Әгъзам Гобәйдуллинны Җирле үзидарә көне белән котлады.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин исеменә Россия Президенты ярдәмчесе Николай Цукановтан  Җирле үзидарә көне уңаеннан телеграмма килде.

“Җирле үзидарә органнарына шәһәрләр һәм бистәләрнең социаль һәм икътисади үсеше, анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җавыплылык йөкләнә. Нәкъ менә җирле хакимияткә, халык сайлаган кешеләргә төрле  мәсьәләләр һәм мәшәкатьләр белән мөрәҗәгать итәләр. Сезгә эшегездә фидакарьлек, максатка ирешүдә ныклык, карарлар кабул иткәндә зирәклек, һөнәри уңышлар телим!” – диелә телеграммада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International