Дәүләт Советы Президиумы 37нче утырыш көн тәртибенә кертү өчен 41 мәсьәлә тәкъдим иткән иде. Алар арасында унөче – республика законнары проектлары, егерме өче - федераль законнар проектлары һәм Ленинград өлкәсе закон чыгаручылары тәкъдиме.
Утырышта депутаталар шулай ук Федераль табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар. Моннан тыш, утырыш көн тәртибенә парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты хисабы да кертелгән иде.
Сессия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары һәм чакыручылар катнашты. Утырышта “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясеннән башкаручы сәркатип Александр Барышев булды.