Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашуында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукай тууга 132 ел тулуга багышланган тантаналы чара булды.
Татарстан Республикасы Президенты театрга килүчеләрне һәм барлык татарстанлыларны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйренең туган көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов Тукай иҗатында татар теленең, аны саклау мәсьәләләренең аерым урын алып торуын билгеләп үтте.
“Туган тел мәсьәләләре безне бик нык дулкынландыра. Ни кызганыч, дөньяда һәр елны милли телләр югала бара. Безнең илебездә дә тел мәсьәләсенә битараф кешеләр бар әле,”– диде республикабыз Президенты. Шуңа бәйле рәвештә кичә үзенең утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының туган телне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектын каравын искә алды.
Рөстәм Миңнеханов бәйрәм тантанасында Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары исемнәрен игълан итте. Быел бу олы бүләкне язучы Камил Кәримовка, “Ак киндер. Идел буе халыклары” эшләре сериясе өчен рәссам Михаил Кузнецовка һәм “мәдәният өлкәсендәге мөһим проектларны гамәлгә ашырган өчен” “Таттелеком”ның Лотфулла Шәфигуллин һәм Рөстәм Зәкуанов составындагы иҗат төркеменә бирделәр.