ТКХ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча федераль онлайн практикум

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Торак-коммуналь өлкәсен үстерү һәм реформалау РФ Хөкүмәтенең өстенлекле бурычы булып тора. Ел саен дәүләт-шәхси партнерлык, ГИС ТКХ кебек яңа инструментлар һәм механизмнар кертелә, законнар үзгәрә,алар коммуналь сфера һәм куллану хезмәт күрсәтүе предприятиеләре эшчәнлеген җиңеләйтүгә юнәлгән,шул ук вакытта әлеге яңалыклар экспертлар аңлатмасын таләп итә.

   “Форум Холдинг”ҖЧҖ оештыру комитеты “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм ресурслар белән тәэмин итү предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү” федераль онлайн практикумы уздыра, ул 2018 елның 20-22 июнендә Интернет челтәрендә барачак.

   Әлеге онлайн практикумның югары әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләрен бу чара эшендә катнашырга чакырабыз.

   Катнашу турында хат һәм мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International