“Россиядә кече бүленгән генерациянең киләчәге: ерактагы һәм изоляциядәге территорияләр” фәнни-гамәли конференциясе була

2018 елның 27 апреле, җомга

Чара Россия Федерациясе Хөкумәтенең 2014 елның 3 июлендәге 1217-р номерлы боерыгы белән расланган  энергетикага инновация технологияләрен кертү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру, шулай ук “Ерактагы һәм  изоляциядәге территорияләр өчен энергия белән тәэмин итү системасын кертү” милли проектын үтәү кысаларында булачак.

           Конференция Россия төбәкләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның практик мәсьәләләренә багышлана.

           Чара кысаларында ерактагы һәм изоляциядәге территорияләрдә кече генерация объектлары булдыру мөмкинлекләре, моны җайга салучы вәкилләренең турыдан-туры катнашында яктыртылачагын исәпкә алып, җирле үзидарә органнары, энергетика комплексы җитәкчеләрен аның эшендә катнашырга чакырабыз.

             Чара турында мәгълүмат белән монда танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International