2018 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен “Хөкем эшләрен әзерләү һәм алып баруның гамәли мәсьәләләре” темасына видео кабул итү булды.
Муниципаль хезмәткәрләр сорауларына Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы М.М.Сафина, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең хезмәткәрләре җавап бирделәр.
Күп сораулар буенча муниципаль хезмәткәрләр җентекле аңлатмалар, гамәли һәм методик рекомендацияләр алды.
Алар белән биредә танышырга мөмкин.