Бүген Казанда “Россия – Ислам дөньясы: Kazan Summit” дигән халыкара икътисади саммит ишекләрен ачты. Ул 50дән артык илдән 3 мең вәкилне үзендә җыйды.
Чараның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин шулай ук анда иде.
“Kazan Summit мәйданчыгы Россиягә Ислам дөньясының бер өлеше булырга да ярдәм итә. Илебездә 20 миллион тирәсе мөселман яшәвен исәпкә алсаң, бу бик актуаль,”– дип белдерде Рөстәм Миңнеханов “Сбербанк” оештырган иртәнге аш мәҗлесе барышында.
Ул форумны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хуплавын аерып әйтте. Президент нәкъ менә “Казан мәйданчыгы аша Россия Ислам дөньясы белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш”,- дип ассызыклаган.
Татарстан башкаласында Kazan Summit инде тугызынчы тапкыр уза. Казан ел саен халыкара оешмалар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, әйдәп баручы инвесторлар һәм эшкуарларны, Россия һәм чит ил компанияләре топ-менеджерларын җыя. Саммит яңа багланышларны җайга салу өчен, шулай ук Россиянең икътисади мөмкинлекләрен һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен файдалы мәйдан булып тора.