Бу атнада татар театрына нигез салучыларның берсе – татар театрының атасы, бөек драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариев тууына 132 ел тулды.
Шул нисбәтле, бүген Кариев театры коллективы, әдәбият, сәнгать һәм дин әһелләре Казанның Яңа татар бистәсе зиратында әдипнең каберен зиярат кылды.
Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, кичә театр вәкилләре Габдулла Кариевның туган авылы Күлбай-Морасада чыгыш ясаган.
Г. Кариевны искә алу чарасында Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да катнашты. Ул билгеләп узганча, Г.Кариев үзенең иҗатында халкының ачык йөзле булуын, рухи байлыгын, намуслылыгын чагылдырган.
Нурлат районы “Якташлар” җәмгыяте исеменнән, Нурлат районы хакимият башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Рәмзия Галләметдинова чыгыш ясады. Ул: “Без якташыбыз Габдулла Кариев белән бик горурланабыз. Әгәр дә театрлар аның исемен күтәрмәсә, без Г.Кариев әсәрләрен белмәс идек тә, елдан-ел аны күбрәк кеше белә,» - диде ул.