Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме көннәрендә шәһәр территориаль иҗтимагый советлары (ТИС) җитәкчеләре һәр ветеран янында булырга тырышалар.
Быел Розалия Миңнеханова һәм Татьяна Белоусова 13 кеше янында булдылар. Ветераннар барысы да 80 яшен тутырган, ә кайберләре инде 90 яшеннән узган.
Һәр очрашу – ул авыр еллар турында чын күңелдән сөйләшү һәм истәлекләр уртаклашу. Ветераннар тормышта булган хәлләрне теләп искә ала.
Үз чиратларында “Южный” һәм “Нократ” ТИСлары җитәкчеләре ветераннарга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән күчтәнәчләрен һәм бүләкләрен бирде.