Татарстанда җирле үзидарә органнары депутатларын укытуга исәпләнгән “Депутат корпусы” мәгариф программасы беренче модуле старт алды

2018 елның 11 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында җирле үзидарә органнары депутатларын укытуга исәпләнгән “Депутат корпусы” мәгариф программасы беренче модуле башланып китте.

Укыту барышында биш юнәлешне: иҗтимагый-сәяси кыр,эшчәнлекнең хокукый аспектлары, территорияләр һәм ресурслар белән эшләү, сайлаучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеге, шәхси эффект юнәлешләрен ачу планлаштырыла.

Беренче модуль кысаларында тыңлаучылар башлангыч тест үттеләр, аның нигезендә уку-укытуның киләчәк программасы төзеләчәк. Мәгариф программасында катнашуга Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 99 җирле үзидарә органы депутаты гариза бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International