Республикада муниципаль дәрәҗәдәге 63 сәнәгать мәйданчыгы эшли

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе турында сөйләштеләр.

Республиканың барлык районнары белән видеоконференцияэлемтә режимындагы бу киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Киңәшмәдә “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да бар иде.

Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрид Әбделганиев эш башлаучы эшкуарлар өчен республиканың 4 шәһәрендә (Казан, Чаллы, Чистай, Алабуга) бизнес-инкубаторлар челтәре булдырылуын билгеләп үтте, аларның резедентларыннан өчтән бере – җитештерү компанияләре.

Сәнәгать паркларын үстерүгә аеруча зур икътибар бирелә. Республиканың гамәлдәге инфрастуктура объектларында (Индустриаль парклар ассоциациясе мәгълүматлары буенча) илебезнең 30%тан күбрәк резедентлары (650дән артык предприятие) эшчәнлек алып бара. Резедентлар тарафыннан республиканың барлык сәнәгать җитештерүе күләменнән 10%тан күбрәге җитештерелә.

Фәрид Әбделганиев Татарстан Республикасының сәнәгать мәйданчынлары булдыруга инде 10 елдан артык бюджет акчаларын сала килүен искә төшереп үтте. 2007 елдан бу максатларга федераль бюджет акчалары да җәлеп ителә башлады. Татарстан 2013 елда старт алган сәнәгать паркларын финанслау программасы буенча беренчеләрдән булып дәүләт ярдәме алды. Татарстан Республикасының эре сәнәгать паркларына гына түгел, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгыкларына мөмкин булганчы ярдәм күрсәтү инициативасы аннан соңгы адым булды. Хәзер Татарстанда 63 берәмлек муниципаль сәнәгать мәйданчыгы бар.

Аннан соң видеоэлемтә буенча берничә район җитәкчесе җирле сәнәгать мәйданчыкларының эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Мәсәлән, Актаныш районы башкарма комитеты башлыгы Энгель Фәттахов 2017 елда ачылган “Актаныш” сәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте. Парк 13 гектар мәйдан били. Монда бүген сөт эшкәртү линиясе ачкан беренче резидент эшләп килә. 50дән артык яңа эш урыны булдырылды. Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, иң якын киләчәктә тагын 2 резидентны җәләп итү планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль сәнәгать зоналарын үстерүгә җитди инвестицияләр салынуын билгеләп үтте һәм потенциаль резидентлар белән активрак эшләргә чакырды. “Алар белән аралашырга, кирәкле шартлар булдырырга, продукцияләрен тәкъдим итәргә кирәк. Бездән башка моны берәү дә эшләмәячәк. Бу сезнең мәнфәгатьләрдә, чөнки алар яңа эш урыннарын булдыруны гарантияли. Ә без, үз чиратыбызда, сезгә булышачакбыз,”– дип өстәде ул.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International