Бу шимбәдә “Җирле советлар вакыты” телетапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрәчәк.
Программа “Татарстан” ДТРК иҗат төркеме тарафыннан “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе һәм республика муниципалитетлары белән берлектә әзерләнә. Бу чыгарылышта муниципалитетларны икътисади үстерү, авылда кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләре тикшерелә.
Бу атнада студия кунаклары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Әтнә муниципаль районының Кышлау авыл җирлеге башлыгы Рәхинә Шакирова һәм Чистай муниципаль районының Чистай Выселкасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышев була.
Программа айның һәр өченче шимбәсендә “Россия 1” һәм “Россия 24” каналларында чыга.