18 майда Россиядә “Эшкә велосипедта” дигән акция узачак. Ул ике көпчәкле “атта” эшкә бару да, үз мәшәкатьләрең белән йөрү дә бик уңайлы булуын күрсәтү өчен үткәрелә.
Велосипедта йөрү өчен махсус кием дә, әлләни әзерлек тә кирәкми. Җитмәсә шәхси автотранспорт бензины да янга кала, сәламәтлеккә дә файдалы.
Узган елда мондый акция Россия Федерациясенең 30дан артык субъектында узды. Аны Дәүләт Думасы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, төрле төбәкләр һәм шәһәрләр башлыклары хуплады.