18 май көнне Мәскәүдә Россия территорияләрен киңлектә үстерү программасын һәм бу процесста җирле үзидарәнең ролен тикшерү булачак. Киңәшмәдә Дәүләт Думасы депутатлары һәм Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзалары катнаша.
Эре һәм кече шәһәрләрдә уңай яшәү мохитен формалаштыру; тарихи җирлекләргә дәүләт ярдәменең яңа чараларын кулану, муниципаль сәясәткә санлы технологияләр кертү һ.б. мәсьәләләрне карап тикшерү планлаштырыла.