Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды, анда җирле үзидарә турындагы законнарны җирләү хезмәтләрен оештыру өлешендә гамәлгә ашыруның барышын тикшерделәр.
Утырыш эшендә “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары – юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнашты.
Депутатлар муниципалитетлар һәм җирле үзидарә органнары юлыккан проблеманы тикшерделәр. Нигездә зиратларга бирелгән җирләрне авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү турында сүз бара. Республикада 3 меңнән күбрәк каберлек бар. Аларның 1024е авыл хуҗалыгы җирләрендә, 17се – сәнәгать җирләрендә, 1580е торак пунктлар җирләрендә, 37се – аерым сакланучы территорияләр һәм объектлар җирләрендә, 386сы – категориясе билгеләнмәгән җирләрдә, 19ы – урман фонды җирләрендә урнашкан.
Билгеләнгән тәртип нигезендә документлар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрелергә тиеш. Ләкин биш муниципаль район гына (Буа, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле, Саба) үтенечләрен җибәргәннәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фәкать ике район буенча (Буа һәм Саба) җир кишәрлекләре категорияләрен үзгәртү турында карарлар кабул иткән. Калган документлар пакетлары эшләп бетерү өчен районнарга кире кайтарылган.
1000нән артык кишәрлеккә документларны рәсмиләштерү өчен, беренче чиратта, зиратлар урнаштыру каралган җир кишәрлекләрен ызанлау, кадастр исәбенә кую буенча кадастр эшләрен тормышка ашырырга кирәк. Аннары территориаль планлаштыру документларына зиратларны урнаштыру өлешендә үзгәреш кертү һәм җир кишәрлеге категориясен сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә күчерүне тормышка ашыру зарур.
Җирләрне күчерүдән башка, җирләү эшен оештыру проблемасы да кала. Гамәлдәге тәртип барлык муниципалитетларда, хәтта авыл җирлекләрендә дә, ритуаль хезмәт күрсәтү буенча махсус хезмәт булдыруны таләп итә. Сергей Столяров мондый хезмәтләрне алар икътисади яктан максатка ярашлы булганда гына төзеп булуын билгеләп үтте, моннан тыш, әлеге хезмәтләрнең статусын законнар белән билгеләү зарур.
Утырышта булган депутатлар һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре барлык бу мәсьәләләрне хәл итүдә үзара хезмәттәшлек итәргә килештеләр.