Бүген Ханчжоу шәһәрендә “Татарстан-Чжэцзян” эшлекле форумы кысаларында Саба муниципаль районы һәм Вэнлинь шәһәре арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында һәм Кукмара муниципаль районы һәм Юйхуань шәһәре арасында тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешүләргә кул куелды. Бу шәһәрләр икесе дә шушы ук провинциядә урнашкан.
Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев кул куйды.
“Без Чжэцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләрне, беренче чиратта икътисад өлкәсендә, тагын да ныграк үстерергә телибез, – дип шәрехләде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килешүләрне. – Бүген безнен багланышлар муниципаль дәрәҗәдә дә булуына шатланабыз. Узган елда Кукмара районының һәм Юйхуань шәһәренең икътисади хезмәттәшлеге турында килешү төзелгән иде. Ә бүген без Кукмара районы һәм Юйхуань, Саба районы һәм Вэнлинь арасында тугандашлык килешүе имзалану шаһиты булдык”.