Казан шәһәрендәге “АПАС” якташлыгы әгъзасы Рәшит Байбиков Европа балалар урологларының еллык 29нчы конгрессында катнашты. Ул Республика балалар клиник хастаханәсе балалар хирург-урологы булып эшли, Татарстан Республикасының Атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты. Бу чара Финляндия башкаласы Хельсинкида узды. Конгресста катнашучылар Россия балалар урологлары эшен югары бәяләде.
Сәфәренә кадәр Рәшит Байбиков Финляндиядәге татар диаспорасы лидеры Дениз Бәдретдин һәм Хельсинки мәхәлләсе, Финляндиядәге татар җәмгыяте имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Беляев белән танышкан иде. Алар хәзер дә дусларча аралашуларын дәвам итәләр. Апас якташлыгы вәкиле фин татарларына истәлек бүләкләрен тапшырды.