Мәскәүдә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен исәп-хисап ясауның яңа тәртибен тикшерәчәкләр

2018 елның 18 мае, җомга

 

7-8 июньдә Мәскәү Бөтенроссия “ТКХда “турыдан-туры” шартнамәләрне куллану тәртибе: коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен исәп-хисап ясауның яңа тәртибе” гамәли семинары булачак.

Мондый семинар уздыру очраклы түгел. Бу апрель башында “Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында” 59-ФЗ номерлы законга кул куелу белән бәйле. Бу закон торак милекчеләре һәм коммуналь ресурслар куючылар арасында турыдан-туры шартнамәләргә күчүне җайга сала һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр базарында идарәче компанияләрнең функцияләрен узгәртә.

Семинарда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Төзелеш министрлыгы экспертлары, шулай ук ТКХ өлкәсендә бәйсез гамәли экспертлар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International