Гомумроссия муниципаль берәмлекләре конгрессының Гомуми җыелышы булды

2018 елның 18 мае, җомга

Бүген Мәскәүдә Гомумроссия муниципаль берәмлекләре конгрессының (ОКМО) Гомуми хисап-сайлау җыелышы уза. Аның эшендә “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнаша.

Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдә ОКМОның роле турында Конгресс президенты Виктор Кидяев сөйләде. Ул Конгрессның киләчәктә дә Россия  муниципаль җәмәгатьчелеге позицияләрен федераль дәрәҗәдә формалаштырачагын һәм тәкъдим итәчәген билгеләп үтте. Җирле үзидарәнең хокукый һәм методик базасы камилләштерү һәм ныгыту буенча эш дәвам итәчәк.

“Әлеге юнәлешләрне гамәлгә ашыру өчен Конгрессның төп бурычлары итеп Россия Федерациясе эчке һәм тышкы сәясәте өлкәсендә стратегик бурычларын хәл итүдә муниципаль җәмәгатьчелекне берләштерүне һәм «Җирле үзидарәнең интерактив картасы” проектын гамәлгә ашыруны һәм тагын да үстерүне , муниципаль берәмлекләр Советларына һәм Ассоциацияләренә мәгълүмати, оештыру, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүне билгеләргә тәкъдим итәм”,– диде ОКМО президенты.

Аннары Россия Федерациясе министрлыклары вәкилләре җыелышта катнашучыларны сәламләде. Алар ОКМО эшен югары бәяләде һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет итүләрен белдерде. Җыелыш барышында төбәкләр вәкилләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү һәм аларга җаваплар ишетү мөмкинлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International