Буа якташлыгы вәкилләре “Буа”: диалог киңлеге” дигән II Халыкара театр фестивален тантаналы ачуда катнашты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

 

Буа шәһәрендә “Буа”: диалог киңлеге” дигән II Халыкара театр фестивален тантаналы ачу булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова. Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Казан шәһәрендә Буа якташлыгы җитәкчесе Ирек Закиров катнаштылар.

Фестивальгә ике дистәдән артык төрле милли театр коллективлары килде. Географияләре киң: Казагыстан, Азәрбайҗан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл, Башкортостан, Мәскәү шәһәре... Шулай ук Швейцариядән дә театр труппасы килүе көтелә. Спектакль Буа шәһәренең ике театр мәйданчыгында – район Мәдәният йортында һәм Буа театрында бара. Моннан башка Тәтеш, Кайбыч, Апас муниципаль районары мәдәният йортлары да эшкә җигелгән. Фестивальнең почетлы кунаклары арасында Азәрбайҗан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Исрафил Исрафилов, Азәрбайҗан Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкиле Эльчин Гафарлы, театр тәнкыйтьчесе, ГИТИСның театрны өйрәнү факультеты курсы җитәкчесе, “Россиянең Алтын Битлеге” экспертлар советы рәисе Александр Вислов, Казахстанның Актүбә шәһәре Яшь тамашачы театры директоры, сәнгать җитәкчесе Асия Курманалина бар.

“Буа”: диалог киңлеге” халыкара театр фестивале 24 майда ябыла. Бу көнне Буага “Кечкенә принц” спектакле белән Россия Халык артисты Сергей Безруков килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International