Майның соңгы якшәмбесендә Россия Федерациясе субъектларында Бердәм велопарадлар көне уза. Бу чара велосипед транспортын популярлаштыру максатларында үткәрелә. Узган елда акциягә 70тән артык эре шәһәр кушылды, анда катнашучылар саны 150 меңнән артып китте.
Велопарадны Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы оештыра. Транспорттан бушаган урамнарда парадта төрле яшьтәге һәм физик мөмкинлектәге кешеләр катнаша алачак. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр гражданнарны көндәлек тормышта хәрәкәт итүнең актив рәвешен сайларга кызыксындыра.
Быел Бердәм велопарадлар көне 27 майда була.