19 майда Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары (ММЧ) вәкилләре һөнәри бәйрәмнәрен – Татарстан Республикасы Матбугат көнен билгеләп үттеләр. Аның алдыннан “Пирамида” мәдәният-күнел ачу комплексында Татарстанның журналистика һәм массмедиа өлкәсендә “Бәллүр каләм” конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.
Республика журналистлары конкурсы 1997 елда башланып китте. Оештыручылары – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы. Быел түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр игълан ителде: “Һөнәргә тугрылык өчен”, “Иң яхшы республика, шәһәр, район массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Шәһәр һәм район ММЧ иң яхшы журналисты”, “Объектив аша караш”, “Туган тел”, “Журналистикада исем”, “Мәгълүмати ачыклык һәм ММЧ белән хезмәттәшлекне оештыруның югары дәрәҗәсе өчен”, “Конкурсның махсус “Танылу” номинациясе”. Соңгысы – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевка бирелде.
Ул югары бүләк өчен, республика ММЧ ягыннан игътибар, түземлек һәм игелекле мөнәсәбәт өчен рәхмәтен җиткерде.
Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән XXI “Бәллүр каләм” конкурсында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
Ул шулай ук барлык ММЧ хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм ММЧ вәкилләренә дәүләт бүләкләре – “Фидакарь хезмәт өчен” медале,” Татарстан Республикасы Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеме, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.
“Татарстан Республикасы Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек булучылар арасында “Татарстанда җирле үзидарә” журналының баш мөхәррире Нияз Әхмәдуллин да бар.” Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе журналы республикада җирле үзидарә үсешен, Татарстан муниципаль хакимият органнары эшен яктырта.
Нияз Әхмәдуллинны чын күңелдән лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм алдагы планнарын гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар телибез.