Алабуга муниципаль районында җирлекләр башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча семинар булды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районында  авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы киңәшмә булды. Монда Әгерҗе, Кукмара, Мамадыш, Менделеев һәм Балык Бистәсе районнарыннан 160тан күбрәк башлыклар урынбасарлары,район Советлары аппаратлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Башта семинарга килүчеләр Танай гомүми белем бирү мәктәбе эше белән таныштылар,аннары авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар.

Алга таба кунакларга Шәрифуллиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгын күрсәттеләр. 400кв.м. мәйданда монда сезонга бер тонна диярлек кыяр,2 тоннадан артык томат үстерәләр.

Семинарның пленар өлешендә җирле үзидарә проблемаларын һәм бурычларын тикшерделәр.”Бүген төп бурыч – авылны саклап калу һәм яшьләрнең китүенә юл куймау.Моның өчен грантлар белән,ташламалы кредитлар ярдәмендә булышуның төрле ысуллары бар,” – дип фикерләрен уртаклашты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасында муниципаль җәмәгатьчелекне үстерү тенденцияләре һәм проблемалары турында аның башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.

“Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләреннә халык белән көндәлек җентекле, уйлап эшләү таләп ителә”, – диде ул.

“Республикада җирле үзидарәне үстерү өчен республика хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләргә киң колачлы ярдәм мөһим фактор булып тора. Урыннарда Президентның 38 программасы гамәлгә ашырыла”,– дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.

Муниципаль җәмәгатьчелек башлыгы шулай ук законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ул шулай ук зиратларны карап тоту һәм аларны саклау мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.

Әгъзам Гобәйдуллин эшлеклелек активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү мәсьәләләренә аерым әһәмият бирде. Урыннардагы бурыч – хуҗалык итүнең барлык рәвешләрен үстерү буенча максатчан эшне активлаштыру.

“Авыл җирләкләре башлыкларына гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен банк учрежденияләреннән кредитлар алуга документлар бирүдә ярдәм итәргә кирәк,”– диде ул.

Аннан соң семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга экспертлар җавапларын ишеттеләр.

Киләсе семинар-киңәшмә Чистай муниципаль районында 23 майда була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International