Яктыкүл авылыннан тыл хезмәтчәне Хәлимә Фәйзуллина 90 яшен билгеләп үтте

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин Яктыкүл авылында яшәүче Хәлимә Фәйзуллинаны олы юбилее белән котлады. Ул Россия Президентының котлау открыткасын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәнәфиев шулай ук  күркәм теләкләрен җиткерде. Хәлимә Фәйзуллина 7 бала тәрбияләп үстергән. Хәзер кече улы Фәнис һәм килене Ралия гаиләсендә яши. Аның 14 оныгы һәм оныкларының 19 баласы бар. Яше олы булса да, Хәлимә апа өй эшләрендә булыша, мөселман йолаларын үтәргә дә өлгерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International