Муниципалитетлар халык промысельләрен саклый

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Май башында Чебоксар шәһәрендә “Халык сәнгать промысельләрен үстерү һәм аларга ярдәм” темасына “түгәрәк өстәл” узды. Аның утырышында Татарстан һәм Чувашия парламентлары депутатлары, башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә вәкилләре һ.б. катнашты.

“Түгәрәк өстәл”дә булучылар билгеләп үткәнчә, халык сәнгать промысельләре – һәр халык мәдәниятенең бик мөһим элементы. Нәкъ шуңа декоратив-гамәли иҗатны саклап калу һәм үстерү мәсьәләсе Россия Федерациясе субъектларының күпчелеге өчен актуаль булып кала.

Утырыш йомгаклары буенча җентекле тәкъдимнәр кабул ителде. Декоратив-гамәли сәнгатьне саклауда муниципалитетларга да зур урын бирелә.

Тәкъдимнәр нигезендә, җирле үзидарә органнары җирле традицион халык  сәнгать иҗатын үстерү өчен шартлар булдыруга ярдәм итәргә, гореф-гадәтләр буенча халык иҗатын саклауда һәм үстерүдә, торгызуда катнашырга тиешләр. Шулай ук мондый промысельләр яшәп килгән урыннарда туристлык комплекслары булдыру һәм аларны ныгыту зарур.

Матди булмаган мирасны саклауда мөһим этап булып төрле фестивальләр, форумнар, күргәзмәләр, конкурслар,конференция, семинарлар үткәрү тора. Шулай ук халыкка халык сәнгать промысельләре әйберләре төрләре турында мәгълүмат җиткерергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International