Республикабызда авыл эшкуарларына финанс ярдәменең яңа программасы эшли башлады

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Татарстанда авыл җирендә эш алып баручы эшкуарларга финанс ярдәменең яңа программасы эшли башлады.

“Авылда эшкуарлык” махсус ташламалы продукт  “Татарстан Республикасы гарантия фонды” коммерцияле булмаган оешма тарафыннан эшләнде һәм кертелде. Ул эшкуарларга (крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшкуар, авыл хуҗалыгы куллану кооперативы, шул санда сату (сәүдә) кооперативы һәм МСПның башка субъектлары) Фондның поручительлеген аерым шартларда алырга мөмкинлек бирә. Монда 0,5% еллык комиссион бүләкләүдән, авыл җирендә эшләүче кече һәм урта эшкуарлык субъектларының йөкләмәләре (кредит, займ, лизинг) суммасыннан 70%ка кадәр комиссия алына.

Программаның төп шартлары:

-поручительлекнең максималь күләме – 70%ка кадәр;

-кредитлау максаты – инвестицияләр, әйләнештәге чараларны тулыландыру;

-поручительлекне бүләкләү – аның гамәлдә булуы бөтен чорына поручительлек суммасыннан 0,5% еллык комиссия;

-үзенең тәэмин итүе – заемчы йөкләмәсе суммасыннан кимендә 30%;

- поручительлекнең максималь вакыты – финанс оешмасы тарафыннан финанслау срогына + 120 көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International