Лаеш муниципаль районында авыл клубларын төзү һәм капиталь төзекләндерү алып барыла

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районы Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге бистәсендә “Авыл клублары” республика программасы буенча яңа клубны төзү дәвам итә. Әлеге программа Татарстанда 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла.Яңа Мәдәният йорты 200 урынга исәпләнгән. Клубта авыл китапханәсе дә урнашачак.Иске клуб бинасы 1966 елда ук төзелгән иде инде.

 Быел районда тагын бер авыл клубы капиталь төзекләндерелә – ул Атабай авылында. Бу хактагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан аның Россия Федерациясе Герое Марат Әхмәтшин бюсты ачылышында авыл кешеләре белән аралашуы вакытында кабул ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International