Эшкуарлар “түгәрәк өстәлгә” җыелды

2018 елның 25 мае, җомга

Республика муниципаль районнарында эшкуарлар өчен “түгәрәк өстәл” утырышлары үткәрелә, анда бизнесның мөһим мәсьәләләре күтәрелә. Шундый чаралар Әлки һәм Чистай муниципаль районнарында булып узды.

Эшкуарлар онлайн кассаларның яңа этабына күчү; район сәүдә нокталарында эквайринг һәм түләү терминаллары кую кебек үз эшчәнлекләрендә мөһим аспектларны күтәрделәр. Шулай ук МСПны үстерүдә нәрсә комачаулавына, нинди тоткарлыклар көн кадагында булуга үз фикерләрен белдерделәр.

Мондый чаралар 26 майда билгеләп үтелүче Россия эшкуарлары көне алдыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International