Буа районы авыл җирлекләре башлыклары өчен семинарлар эстафетасын дәвам итә

2018 елның 25 мае, җомга

28 майда Буа муниципаль районында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыкларының чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узачак. Аның эшендә 180ләп кеше катнаша.

Семинарда булучылар Боерган авылында берничә крестьян- фермер хуҗалыгы белән танышачаклар, шулай ук Буа ветеринар техникумына барачаклар.

Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International