“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Бөтенроссия “Каравон” рус фольклоры фестивалендә булды

2018 елның 26 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Бөтенроссия “Каравон” рус фольклоры фестивалендә булды. Татарстан Республикасы мәдәният министры һәм башка кунаклар озатуында Алексей Песошин “Каравон”ның фольклор, күңел ачу һәм мәгълүмат-танып-белү мәйданчыклары белән танышты, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән фольклор ансамбльләр вәкилләре белән аралашты.

Фестивальдә “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе  Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль мәйданында уннарча театраль, кинематография, ярминкә, йолалар һәм уен павильоннары урын ала. “Осталар шәһәре”ндә кәсепчелек эше халык промысельләре мастер-класслары, шулай ук бөтен Россиядән кәсепчеләр эшләгән әйберләрне ярминкә-сатуы оештырылган. Кече концерт мәйданчыгында фольклор коллективлары чыгыш ясады, моннан тыш, теләге булганнар рус халык киемнәрендә фотога төште.

Татарстан Республикасы Премьер-министрына шулай ук бәйрәмнең тарихы һәм аның ничек үсә баруы турында сөйләделәр. Алексей Песошин “Каравон” музее кунаклары китабында язма калдырды. “Бик күркәм бәйрәм! – дип язды ул. – Уңышалар, көч-куәт үзегезгә, теләкләрегез тормышка ашсын!”

Аннан соң XXVI Бөтенроссия “Каравон” рус фольклоры фестивален театрлаштырылган ачу булды.

“Каравон” – рус халкының яраткан бәйрәме, аның күпгасырлык тарихы бар. Татар, мари, чуваш һәм башка фольклор бәйрәмнәре белән ул күпмилләтле республикабызда аерым урын алып тора.” – диде бу чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы фестивальнең Татарстан һәм Лаеш районының танылган мәдәни брендына әверелүен билгеләп үтте.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның фестивальдә булучыларга сәламләвен укыды. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов киләчәктә “Каравонның” халык гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм аларны үстерүгә хезмәт итәчәгенә, Татарстанның күпмилләтле халкы мәдәниара диалогына һәм бердәмлегенә этәргеч бирүенә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International