Буа муниципаль районында җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Бүген Буа муниципаль районында  авыл җирлекләре башлыклары өчен чираттагы киңәшмә булды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан башлыклар урынбасарлары, район Советлары аппаратлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Семинарның гамәли өлеше Буа муниципаль районының Боерган авылында үтте.

Башта кунаклар Раил Хисамовның крестьян-фермер хуҗалыгы белән таныша. 2015 нче елда ул фермерларга ярдәм программасы кысаларында грант откан. Раил Хисамов ит һәм спорт токымлы атларны үрчетү белән шөгыльләнә. Хәзерге көндә аның хуҗалыгынңа 55 ат бар. Моннан тыш фермер продукция җитештерә һәм Казанда сата. 2020 нче елга Раил Хисамов баш санын ике тапкырга арттырып, кымыз җитештерә башларга ниятли.

Аннан семинар кунаклары Миләүшә Гайнетдинова хуҗалыгы белән танышты. Хәзерге көндә анда 117 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 35 савым сыеры исәпләнә. Фермер көн саен 600 литр сөт сата. Быел ул нәселле таналар сатып алып, маллар санын тагын 30 башка арттырырга исәпли.

Аннары семинарда катнашучылар “Буа ветеринария техникумы” ресурс үзәген карады, укыту процессы белән танышты.

Семинарның пленар өлешен Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.  Ул заманча этапта җирле үзидарә органнарының төп бурычлары һәм халыкның эшлекле активын арттыру хакында сөйләде. Җирлек башлыкларына зур җаваплылык йөкләнгән.

“Үзенең сораулары һәм проблемалары белән халык нәкъ менә сезгә мөрәҗәгать итә. Сезнең бурыч – аларга хәл итү юлларын күрсәтү,” – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Аннары ул муниципалитет башлыклары алдында торган беренчел мәсьәләләренә тукталды. Алар арасында – халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу. 

ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авыл җирлегендә яшәүчеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чаралары хакында сөйләде.

“Узган елда хуҗалык итүнең кече формалары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 130,5 миллиард сумлык тәшкил итте, – дип билгеләп үтте министр. – Республикада кече формалар белән эшләү ысуллары күп төрле. Эшлеклелекне активлаштыру буенча гына да 20ләп төр ярдәм бар. Монда грантлар да, субсидияләр, ташламалы кредитлар да керә. Әйтик, соңгы биш елда 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 миллиард сумм грантлар алды”.

Татарстан Республикасында муниципаль җәмәгатьчелекне үстерү тенденцияләре һәм проблемалары темасына доклад белән “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады.

“Җирле үзидарә органнары хезмәткәре статусы бер урында таптанырга ирек бирми, халык белән көндәлек җентекле, уйлап эшләүне таләп итә”, – диде ул.

Бүген муниципалитетларда 15 меңләп кеше эшли. Бу - барлык дәрәҗәдәге депутатлар да, муниципалитетлар башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, Территориаль иҗтимагый советлар әгъзалары да.

“Республикада җирле үзидарәне үстерү өчен республика хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләргә киң колачлы ярдәм мөһим фактор булып тора. Урыннарда Президентның 38 программасы гамәлгә ашырыла”,– дип ассызыклады ул.

«Җирлек башлыклары эшчәнлеген бәяләүдә төп критерий булып, яңа эш урыннарын булдыру торырга тиеш. Ахыр чиктә, бу – гаилә кереме, ә димәк, һәр кешенең тормыш сыйфатын үстерү дигән сүз. Хуҗалыкның кече формаларын һәм яңа җитештерүләрне үстерми торып, бу максатка ирешү бик кыен булачак. Иң мөһиме бу авылны, андагы халыкны саклап калу, яшьләрне авылда калдыруның бер ысулы», - дип билгеләп узды муниципаль берлек башлыгы.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген нәтиҗәлелеген кызыксындырып үстерүгә зур игътибар бирелә. Ел саен конкурслар уздырыла.

Мисал өчен, 2013 елдан башлап конкурсларда 1298 авыл җирлеге катнашты. 520 авыл җирлеге җиңүче булды. Быел тагын 104 авыл җирлеге грант алачак.

“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин кануннардагы үзгәрешләр хакында да сөйләде. Беренче чиратта, яңалыклардан – быелдан үзара салымны җирлекләрдә генә түгел, ә җирлек составына керүче аерым торак пунктларда да кертергә мөмкин.

Хәзер үзара салым турында карар гражданнар җыенында да кабул ителергә мөмкин.

2019 нчы елның 1 гыйнварыннан коммуналь калдыклар белән эшләү тәртибе үзгәрә. Хәзер аларны җыю, утилизация һәм зарарсызландыру белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк.

«Район һәм шәһәр муниципалитетларына каты коммуналь калдыкларны туплау урыннарын булдыру һәм карап тоту бурычы йөкләнә», - дип ассызыклады Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул шулай ук зиратларны карап тоту һәм аларны саклау мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.

"Зиратлар урнашкан җирләрне теркәү һәм канун таләпләренә туры китерү эшләре бик әкрен бара», - дип билгеләп узды Рәис.

Әгъзам Гобәйдуллин эшлеклелек активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү мәсьәләләренә аерым әһәмият бирде. Урыннардагы бурыч – хуҗалык итүнең барлык рәвешләрен үстерү буенча максатчан эшне активлаштыру.

“Авыл җирләкләре башлыкларына гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен кредитлар алуга документлар бирүдә ярдәм итәргә кирәк,”– дип чакырды Әгъзам Гобәйдуллин.

Аннан соң семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга экспертлар җавапларын ишеттеләр.

Чираттагы киңәшмә иртәгә Биектау муниципаль районында узачак.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International