Бүген Биектау муниципаль районында җирлек башлыклары өчен җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча чираттагы киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры урынбасары-ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Арча, Әтнә, Балтач, Яшел Үзән, Питрәч, Теләче, Саба районнарыннан башлыклар урынбасарлары, район Советлары аппаратлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Башта семинарда катнашучылар “Агро-технологии” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Ул узган елның июлендә оешкан, үсемчелек белән шөгыльләнәләр. Биредә кунакларга заманча техниканы күрсәттеләр һәм җәмгыятьнең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Соңрак кунаклар “Гөлчәчәк” балалар бакчасын карады.
Чираттагы тукталыш – Торнаяз авылында урнашкан Латыповлар крестьян-фермер хуҗалыгы. Аларда 250 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 130 савым сыеры исәпләнә. Көненә биредә 2,5 тонна сөт савыла. Хуҗалыкта өстәмә эш урыннары да булдырылган.
Семинарның пленар өлешен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул авылларда гамәлгә ашырылучы президент программалары турында сөйләде һәм җирлек башлыкларын эшләренә тагын да җаваплырак карарга чакырды.
«Сезгә берәү дә шәһәрдән килеп, эшегезне эшләмәячәк. Бу сезнең җирлек һәм теге яки бу авылның киләчәге өчен җаваплылык тулысынча сезнең өстә»,-дип семинарда катнашучыларның игътибарын юнәлтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген төп максат – авылны саклап калу һәм яшьләрнең читкә китүен туктату.
«Моның өчен төрле грант ярдәмнәре, льготалы кредитлау программалары гамәлдә», - дип фикерләре белән уртаклашты авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Ул хуҗалыкның кече формаларына дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чаралары хакында сөйләде һәм алардан актив рәвештә файдаланырга чакырды.
Татарстан Республикасында муниципаль җәмәгатьчелекне үстерү тенденцияләре һәм проблемалары хакында “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.
Ул җирлек башлыкларыннан халык белән көндәлек җентекле эшләү таләп ителә дип билгеләп узды. Аннары Әгъзам Гобәйдуллин семинарда катнашучыларны президент программалары һәм кануннардагы үзгәрешләр белән таныштырды. Беренче чиратта алар үзара салым процедурасына кагыла. Быелдан үзара салымны җирлекләрдә генә түгел, ә җирлек составына керүче аерым торак пунктларда да кертергә мөмкин. Ә үзара салым турында карар гражданнар җыенында да кабул ителә ала.
Ул шулай ук зиратларны карап тоту һәм аларны саклау мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.
Республикада 3 меңнән артык зират исәпләнә. Авыл хуҗалыгы җирләрендә 1024 зират бар, сәнәгать җирләрендә– 17, торак пунктлар җирләрендә – 1 580, аеруча саклана торган территорияләр һәм объектлар җирләрендә– 37, категориясе ачыкланмаган җирләрдә– 386, урман фонды җирләрендә – 19. Быел авыл хуҗалыгы җирләрен сәнәгать җирләре категориясенә күчерү тәмамланырга тиеш.
Әгъзам Гобәйдуллин эшлеклелек активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү мәсьәләләренә аерым әһәмият бирде. Урыннардагы бурыч – хуҗалык итүнең барлык рәвешләрен үстерү буенча максатчан эшне активлаштыру.
“Авыл җирләкләре башлыкларына гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен кредитлар алуга документлар бирүдә ярдәм итәргә кирәк,”– дип чакырды Әгъзам Гобәйдуллин.
Аннан соң семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга экспертлар җавапларын ишеттеләр.
Чираттагы киңәшмә Минзәлә муниципаль районында 31нче майда узачак.