Бүген Минзәлә муниципаль районында халыкның эшлекле активлыгын күтәрү турында сөйләделәр. Монда җирле үзидарәнең көн кадагындагы мәсьәләләре буенча авыл җирлекләре башлыклары өчен алтынчы, йомгаклау семинар-киңәшмә булды. Семинар эшендә Татарстан Республикасы ДәүләтСоветы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, “Татарстан РеспубликасыМуниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Эгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары, район советлары аппаратлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Семинарның гамәли элеше Югары Тәкермән авылында узды. Монда семинарда катнашучылар “Яңа эш башлаучы фермер” программасы буенча төзелгән Хәсәншин крестьян-фермер хуҗалыгында (КФХ) булдылар. Аннан соң кунакларга Дәүләтов КФХның җитештерү участогын күрсәттеләр. Ул яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.
Аннары “Аренда торагы” программасы буенча төзелгән йортларны карадылар.
Семинарның пленар өлешендә җирле үзидарә проблемаларын һәм бурычларын карап тикшерделәр. Авылда хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чаралары турында доклад белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хабипов чыкты.
“Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Эгъзам Гобәйдуллин муниципаль җәмәгатьчелек үсеше тенденцияләре һәм проблемалары турында сөйләде. Ул җирле үзидарә органнары хезмәткәрләреннән халык белән көндәлек эш таләп ителүен ассызыклады. Алга таба Әгъзам Гобәйдуллин семинарда катнашучыларны республикада гамәлгә ашырылучы Президент программалары белән таныштырды, законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Алар, барыннан да элек, үзсалым процедураларына кагыла. Агымдагы елдан башлап, үзсалымны җирлекләрдә генә түгел, шул җирлек составына керүче аерым торак пунктларда да кулланырга мөмкин.
“Референдумнар белән беррәттән, үзсалым турындагы карар хәзер аерым очракларда гражданнар җыеннарында да кабул ителә ала. Моның өчен җирлекләр уставларына тиешле үзгәрешләр генә кертергә кирәк. Бу эшне, көзгә тиешле норматив база булсын өчен, бүгеннән үк башлау зарур,” –дип башлыкларга мөрәҗәгать итте Әгъзам Гобәйдуллин.
Ул шулай ук игътибарны зиратларны карап тоту һәм саклау мәсьәләләренә юнәлтте.
“Гражданнар җыеннарында һәм муниципаль районнарның вәкиллекле органнары сессияләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турындагысы булды. КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар муниципалитетлар икътисадында лаеклы урын алып тора,” – дип билгеләп үтте муниципаль җәмәгатьчелек башлыгы. Урыннардагы төп бурыч – хуҗалык итүнең барлык рәвешләрен үстерү буенча максатчан эшне активлаштыру.
Аннан соң республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре докладлар ясады.