Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының беренче җитәкчесе Минсәгыйть Закир улы Шакиров юбилеен билгеләп үтә. Ул Совет оешкан 2006 елдан бирле аны җитәкләде. Шуннан соңгы елларда, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының бөтен җитәкчелеге ярдәмендә, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре тату һәм бердәм эшләве нәтиҗәсендә, республикабызда җирле үзидарәнең эшлекле һәм эффектлы системасы булдырылды, муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының нәтиҗәле үзара хезмәттәшлеге өчен ныклы нигез торгызылды, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше бурычларын хәл итү барышында җирле үзидарәнең роле сизелерлек үсте.
Аның тырышлыгы белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы муниципалитетлар мәнфәгатьләрен республика дәрәҗәсендә чагылдыручы, Татарстанның муниципаль җәмәгатьчелеген федераль оешмаларда гәүдәләндерүче абруйлы җәмәгать институтына әверелде.
Минсәгыйть Шакировның хезмәт юлы туган Татарстаныбыз хакына күпьеллык нәтиҗәле эшләү үрнәге булып тора. Эш йомгаклары күз алдында. Аңардан өйрәнер әйбер күп, бигрәк тә бай тәҗрибә белән яңалыкка омтылыш, инициатива, ныклык күрсәтүне бергә үреп баруда.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы һәм Татарстан җирле үзидарә органнары исеменнән Минсәгыйть Закир улы Шакировны юбилее белән ихлас тәбриклим! Нык сәламәтлек һәм иминлек телим!