2018 елның 6-8 июнендә Мәскәүдә муниципаль берәмлекләр вәкилләре өчен “Үсеш траекториясе” дигән Бөтенроссия мәгариф-кадрлар форумы узачак. Ул Россия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгын бәйрәм итү һәм “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законының 15 еллыгы алдыннан үткәрелә.
Форумның төп бурычы булып программ һәм проект идарәсенә йөз тоткан муниципаль берәмлекләр кадрларын табу һәм аларга ярдәм итү, муниципаль дәрәҗәдә эшләүче белгечләрне яңадан әзерләү өчен шартлар тудыру, җирле үзидарә органнары эше нәтиҗәлелеген күтәрү тора.
Форум кысаларында анда катнашучылар бюджет, муниципаль берәмлекләрне стратегик үстерү, иҗтимагый коммуникацияләр һәм социаль сәясәт өлкәләрендә өстәмә һөнәри белем бирү кыска вакытлы интенсив программалары сериясен үтә алачак.