Кукмара районында мари халык мәдәнияте “Семык” республика бәйрәмен уздырдылар

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районының Починок Кучук авылында мари халкының “Семык” бәйрәме булып узды. Ул җәй җитүне белдерә, җәй бәйрәмнәре календарен ача. Анда ата-бабалар абруе, авыл хуҗалыгы, гаилә-никах мөнәсәбәтләре белән бәйле йолалар тупланган. Элек-электән бу бәйрәм авыл халкын бердәмлеккә, тугандаш төркемнәрнең берләшүенә этерә.

Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары , Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан халыкара Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һ.б. катнашты.

“Семык” бәйрәменә республиканың 10 муниципаль районыннан 18 мари фольклор һәм вокаль коллективы килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International