Болгариядә Алабуга күргәзмәсе ачылды

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Софиядәге (Болгария) Россия мәдәни-мәгълүмати үзәгендә “Дуслык тәгәрмәче” дигән күргәзмә ачылды. Анда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондыннан экспонатлар куелган. Күргәзмәне Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Болгария Республикасы хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырдылар.

Экспозициядә иң яхшы эшләрдән уникаль коллекция куелган, алар халыкара этно-арт-проектларда катнашкан иде. Музей-тыюлык мондый чараларны 12 ел дәвамында үткәрә.

“Дуслык тәгәрмәче” күргәзмәсе 16 ил рәссамнары иҗат иткән этник юнәлештәге 83 әсәр белән таныштыра.

 Экспозициянең төп идеясе – күпмиләтле Россия территориясендә яшәүче төрле халык вәкилләре әсәрләрен җыйнау.

Күргәзмә июнь уртасына кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International