“Альфа” территориаль иҗтимагый советы балаларга бәйрәм бүләк итте

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Балаларны яклау көнендә Әгерҗе муниципаль районының “Альфа” территориаль иҗтимагый советы (ТИС) балаларга бәйрәм оештырды. Һава торышы уңай килмәсә дә балаларның кәефен боза алмады. Алар өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылган иде. Балаларның шөгелләләре һәм яшь үзенчәклекләре исәпкә алынды. Бәйрәм бик актив һәм күңелле үтте.

Балалар качышлы, төз атучы булып уйнады, аркан тартышты, әйлән-бәйләндә җырлады  һәм биеде. Ә иң нәниләре кубиклар белән уйнап, яңа хәрәкәтләр өйрәнде.

Кунаклар да, оештыручылар да бәйрәмнән кәнагәть калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International