2018 елның 27-28 сентябрендә Мәскәүдә Бөтенроссия гамәли “Инициативалы бюджетлау буенча проектларны тормышка ашыру үзенчәлекләре. Проектлы идарә кертү” семинары узачак

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Мондый чараны үткәрү бик күп мөрәҗәгатьләр керү һәм төбәкләрдә проектлы идарә һәм инициативалы бюджетлауны эшләтеп җибәрү белән бәйле мәсьәләләрнең югары актуальлеге белән аңлатыла.

Проектлы идарә хәзерге шартларда башкарма хакимият органнары эше нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп һәм өстенлекле инструментына әверелә бара. Семинар барышында проектлы идарә кертүнең катлаулы мәсьәләләре, уңышлы идарә мисаллары каралачак. Уку йомгаклары буенча анда һәр катнашучы апробацияләнгән методикалар җыелмасы, проект эшчәнлеге инструментлары һәм бер типтагы документлар, шулай ук проект офислары булдыру һәм проектлар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр алачак. Чарада шулай ук инициативалы бюджетлау, проектларны гамәлгә ашыру һәм катлаулы практик мәсьәләләр һ.б. каралачак.

Спикерлар сыйфатында семинарга Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика Үзәге белгечләре, Россия Федерациясе Финанс   министрлыгы, Бөтендөнья банкы, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте (РАНХ и ГС) Проект менеджменты үзәге (ЦПМ), “Торак икътисады һәм төбәкне структур үстерү” АНО вәкилләре һәм Россиянең әйдәп баручы гамәли экспертлары чакырыла.

Семинарда катнашу һәм теркәлү мәсьәләләре буенча +7-910-089-21-44 телефоны буенча Орехова Вероника Александровнага мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International